Татарстанда күпфатирлы йортларны төзекләндерү 80%ка башкарылган

2019 елның 17 августы, шимбә

Татарстанда 2019 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 80%ка башкарылган. Программа кысаларында барлыгы республиканың 42 районында 942 күп фатирлы йортларны ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

Алексей Фролов үзенең докладында сөйләгәнчә, “Демография” илкүләм проекты кысаларында 2018-2019 елларда 6010 урынга, шул исәптән 3090 ясле урынына исәпләнгән 29 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. 16 августка булган мәгълүматларга караганда, 8 объектта эшләр тәмамланган, 21 объектта эшләр дәвам итә.

15 августка 6 гомуми белем бирү оешмасы ремонтланган, 23 объектта эшләр бара. Шулай ук 9 интернат-мәктәптә һәм 91 мәктәпкәчә учреждениедә капиталь ремонт дәвам итә.

Төзекләндерү эшләре 1 ресурс үзәгендә, 3 балалар лагерендә, 14 яшүсмерләр клубында, 3 яшьләр үзәгендә, 14 мәдәният объектында, 22 муниципаль берәмлек башкарма комитет бинасында һәм 7 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә һәм 7 муниципаль архив биналарында төгәлләнгән.

Шулай ук республикада 17 авыл клубында, 7 башкарма комитет бинасында һәм 22 халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү блок-модульле пунктта төзелеш дәвам итә.

Халыкка беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү программасы буенча 40 фельдшер-акушерлык пункты (5 объектта эшләр тәмамланган), 7 дәвалау амбулаториясе (2 объектта эшләр төгәлләнгән) төзелә, 5 сәламәтлек саклау объектында капиталь ремонт бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International