Рөстәм Нигъмәтуллин “Мин күкне сайлыйм!” авиация бәйрәмендә булды

2019 елның 18 августы, якшәмбе

Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Казанда узган “Мин күкне сайлыйм!” авиация бәйрәмендә булды.

Казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары өчен очучылар чыгыш ясады һәм мастер-класслар, байкерлар чыгышлары узды.

Моннан тыш, әйдәп баручы авиатөзелеш предприятиеләре продукциясе һәм проектлары күргәзмәләре оештырылган иде.

“Илебезнең авиация тармагы  - чынлап та  бик җитди өлкә. Татарстан авиатөзүчеләрнең  дус гаиләсендә алдынгы урынны били: республикада самолетлар, вертолетлар, авионика җитештерелә, машиналар төзелеше дә үсеш алган”, - дип билгеләде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Бу чара “Казан” гаилә үзәге мәйданчыгы янында узды. “Мин күкне сайлыйм!” авиация бәйрәме Казанда җиденче тапкыр уза һәм Россия һава флоты көненә багышлана.

Бәйрәм кысаларында һава судноларының очышы, очучысыз очкыч аппаратлар экспозициясе, парашютлар җыю буенча мастер-класслар, авиамоделистлар экспозициясе, байкерлар чыгышлары, “Русь” пилотаж төркеменең югары пилотаж осталыгы, концерт программасы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International