Татарстанда 9 меңгә якын күп фатирлы йорт ишегалды “Безнең ишегалды” программасы буенча паспорт алды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча республика программасы башланды. Инвентаризация нәтиҗәләре буенча Татарстанда күп фатирлы йортларда барлыгы 8861 ишегалды бар. Өч ел эчендә аларны тәртипкә китерү ниятләнә. Бу максаттан “Безнең ишегалды” программасы гамәлгә керә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган  брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде.

Барлык ишегалларының мәйданы 68,5 млн квадрат метр тәшкил итә.

Министр сүзләренчә, төзекләндерү беренче чиратта 2014 елга кадәр төзелгән йортларның ишегалларыннан башланачак.

Программа буенча асфальт юлны, тротуарларны алмаштыру, балалар мәйданчыклары кую, яшелләндерү, яктыртуны җайлау, чүп ташлау урынын ясау, эскәмияләр кую һәм башка эшләр күздә тотыла.  

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” партиясенең “Безнең ишегалды” дигән яңа программаны формалаштыру тәкъдимен хуплады.

Программаны гамәлгә ашыруга 50 млрд сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International