Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау уңышлы тәмамланды.

Республика парламентының вәкиллекле составы төзелде. Аның   алдында социаль-икътисадый үзгәртеп коруларны законнарга нигезләп уздыруны тәэмин итү, гражданнарның иҗтимагый  башлангычларына, социаль әһәмияткә ия проектларда катнашуына һәрьяклап ярдәм күрсәтү кебек мөһим бурычлар тора.

Актив рәвештә тавыш биргән, кызыклы тәкъдимнәрен һәм фикерләрен белдергән  татарстанлыларга чын йөрәктән рәхмәтемне җиткерәм. Бу тәкъдим-фикерләрне гамәлгә ашыру юнәлешендә бергәләп эшләү хакимиятнең барлык дәрәҗәләренә аеруча зур җаваплылык йөкли.

Сайлау комиссияләре әгъзаларына, күзәтчеләргә, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә аеруча ихлас рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстанда сайлау, гомумән алганда, оешкан төстә узды.

Кадерле дуслар! Алда безне зур эшләр көтә. Уртак тырышлык куеп, республикабызның киләчәктә тагын да үсешенә һәм алгарышына ирешербез дип ышанам. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International