Алексей Песошин Россия Хәрби-диңгез флоты башкомандующие белән очрашты

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Хәрби-диңгез флоты башкомандующие Николай Евменов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Николай Евменов Татарстанга Яшел Үзәннең А.М. Горький исемендәге заводында  “Тайфун” 22800 проекты буенча кече ракета корабле корпусы төзелешен башлау тантанасында катнашырга килде.

Яңа судно Россия Хәрби-диңгез флотының якын диңгез зонасындагы күпмаксатлы ракета-артиллерия корабле булып тора, өченче рангтагы корабльләргә карый. Бу корабларда үз эченә берничә типтагы идарә ителә торган ракеталарны алган кораллар комплексы булуы проектның үзенчәлеге санала.

“Тайфун” хәрби бурычларга бәйле рәвештә мөстәкыйль яки кораб төркемнәре составында эшли ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International