Алексей Песошин: Икътисади үсешне тәэмин итү өчен инвестицияләр җәлеп итү һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне дәвам итәргә кирәк

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасының 2020- 2024 елларга социаль-икътисади үсеш фаразларын карауга багышланаган киңәшмә булды.

КиңәшмәТатарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук муниципаль районнар башлыклары катнашты.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, Икътисади үсешне тәэмин итү өчен инвестицияләр җәлеп итү һәм зур инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм товар базарында катнашуны киңәйтү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.

Алга таба ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстанның социаль-икътисади хәле һәм аның  үсеш фаразлары турында доклад ясады.

“Быел тулай төбәк продукт күләме 2 трлн 552,5 млрд сум тәшкил итәр дип көтелә, үсеш 101,3%.  2020-2024 елларада тулай төбәк продукт күләме үсеше 102-103%  булыр дип фаразлана. Үсеш, беренче чиратта, сәнәгатьнең эшкәртү тармакларында җитештерү күләмен арттыру һәм зур инвестицион проектларны гамәлгә ашыру белән тәэмин ителәчәк”, - дип сөйләде Фәрит Габделганиев. 

2024 елга кадәр кече һәм урта эшмәкәрлек инфраструктурасы объектларын 100гә җиткерү ниятләнә.

“Бүген республикада кече бизнес өчен 90 инфраструктура объекты бар. 1 мең 400дән артык резидент эшли. 27 меңгә якын эш урыны булдырылган. Биредә республика сәнәгате продукциясенең 10%ка якыны җитештерелә. 2020 елга ТАССРның 100 еллыгына инфраструктура объектлары санын 100гә җиткерү планлаштырыла”, - дип билгеләде Фәрит Габделганиев.

Төп бурыч булып кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү тора. 2024 елга кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре әйләнеше 1,7 трлн сум тәшкил итәчәк.

Татарстанның авыл хуҗалыгы фаразланган чорда 101,9% дәрәҗәсендә үсәчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүдә үсеш темпы 102,1 - 103,8%  дәрәҗәсендә булачак дип көтелә.

Фәрит Габделганиев Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе чагыштырмача югары булмавын әйтте. Эшләүчеләр белән чагыштырганда, аларның өлеше 0,65%тан артмас дип фаразлана.

“Гомумән, фаразлар буенча Татарстанның социаль-икътисади үсеше “Стратегия-2030” сценариесенә туры килә, шуннан чыгып, тулай төбәк продукт күләме 2030 елда 5 трлн сумнан артырга тиеш”, - диде министр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International