Алексей Песошин урманчыларга яңа техника ачкычларын тапшырды

2019 елның 14 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә яңа техника ачкычлары тапшырды.

Бу чара С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы каршындагы мәйданчыкта (Казан) узды.

Иртәдән үк мәйданчыкта  ВАЗ-21214 автомашиналары, УАЗ-2206 вахта автомобильләре, УАЗ-390945 кече урман-патруль комплекслары, УЛПК-4П универсаль урман янгыннарын сүндерү комплекслары, АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) автоцистерналары, АЦ-3,0-40 (КАМАЗ-43502) автоцистерналары, Беларус-82.1 тракторлары, Амкодор -352Л универсаль фронталь йөк төягечләре, гидроманипуляторлы һәм тагылмалы КАМАЗ-43118 базасындагы сортиментовозлар тезелде.

Яңа техниканы тапшыру өчен Казанга урманчы-җитәкчеләр һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы урман хуҗалыклары директорлары килде.

Бу чара Урманчылар көненә багышланган иде.

Алексей Песошин тармак хезмәткәрләрен сәламләп, һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Сезнең һөнәри бәйрәмегез алдыннан яңа техника аачкычлары тапшыру матур традициягә әйләнде. Бу техника “Экология”илкүләм проекты кысаларында һәм республика бюджеты акчасына сатып алынган. Урман хуҗалыкларына барлыгы 72 берәмлек техника тапшырыла. Ул урманнарда патрульлек итүдә, кешеләр һәм җиһазларны урман янгыннары чыккан урыннарга оператив төстә алып баруда һәм урманнарны саклау, аннан файдалану эшләрендә кулланылачак.  Сезгә нык сәламәтлек, муллык һәм киләчәктә дә эшегездә уңышлар телим”, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International