Алексей Песошин Казанда казначыларның бөтенроссия киңәшмәсе ачылышында катнашты

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казанда Федераль казначылык территориаль органнарының Бөтенроссия киңәшмәсе башланды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Киңәшмәнең эшлекле программасы белән бергә “Идел” яшьләр үзәге базасында Федераль казначылык территориаль органнары командалары арасында спартакиада да башланды.

Алексей Песошин киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, федераль ведомство җитәкчелегенә бу чараны Казанда уздырган өчен рәхмәт белдерде.

Киңәшмә 15-18 сентябрьдә узачак. Катнашучылар ведомствода эчке контроль һәм аудитның яңа форматы турында фикер алышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International