ТР Премьер-министры: Михаил Афанасьев Лаеш районы үсешенә зур өлеш кертте

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Татарстанның Лаеш районының элеккеге башлыгы Михаил Афанасьев Яшел Үзән районы җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган район Советы утырышында билгеле булды.

Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев пенсиягә чыгу сәбәпле отставкага китте.

“Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеевтан пенсиягә чыгу сәбәпле, аны эштән азат итү үтенече белән гариза килде”, - дип сөйләде Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Михаил Фадеевка намуслы хезмәте өчен Татарстан Президенты Рәхмәте белдерелде.  

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчесе вазифасына Михаил Афанасьев кандидатурасын тәкъдим итте. “Татарстан Президенты кушуы буенча мин сезнең белән. Район башлыгы булып 9 ел эшләү миңа билгеле бер тәҗрибә бирде. Яшел Үзән районы, әлбәттә, зуррак территория һәм зур эш күләме. Депутатларга, предприятие җитәкчеләренә, сәнәгатьчеләр һәм авыл җирлекләре башлыкларына таянып, без эшне дәвам итәчәкбез, җиңәчәкбез һәм алга барачакбыз дип уйлыйм. Безнең бурыч бер генә һәм гади —ул да булса кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен эшләү”, - диде Афанасьев, депутатларга мөрәҗәгать итеп.

2010 елның июненнән июленә кадәр Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, җитәкчесе вазифаларын башкаручы булган. 2010 елның июленнән октябрь аена кадәр - Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе.

Алексей Песошин Михаил Афанасьевка Лаеш районы башлыгы вазифасында күпьеллык уңышлы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Аннары ТРның “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.

Алга таба ТР Премьер-министры депутатларга Илдус Зариповны Татарстанның Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп тәкъдим итте. Элек ул Теләче районы башлыгы вазифасыннан үз теләге белән киткән иде.

“Ул муниципаль дәрәҗәдә дә, шулай ук республика җитәкчесе вазифаларында да, икътисадның реаль секторында да зур эш тәҗрибәсенә ия. Илдус Фатыйхович үзен профессионал буларак күрсәтте”, - диде Алексей Песошин.

 Депутатлар Илдус Зарипов кандидатурасын хупладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International