ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда 4,2 млн тонна ашлык җыелган

2019 елның 21 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасында 1,4 млн гектар мәйданнарда уңыш җыелган. Аграрчылар 4,2 млн тонна алык җыйганнар. Уңышлылык - 30 ц/га. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Җыелган уңышның тулаем күләме иң күбе - 170 мең тоннадан артык - Тукай, Арча, Актаныш, Минзәлә районнарында теркәлгән. Уңышлылыкның иң югары күрсәткечләре (40 ц/га артык) Тукай, Мамадыш, Зәй, Актаныш районнарында. 

Марат Җәббаров билгеләгәнчә, бөртеккә кукурузның запаслары күп. Быел әлеге культура 50 меңнән артык гектарда чәчелгән. Аларны җыю өчен республика хуҗалыкларында 190 кукуруз ургычы бар. 

Җәй салкын булу сәбәпле, рапс уңышын җыю сроклары күчте. Бүгенгә мәйданнарның өчтән бер өлеше җыелган. Уңышлылык - 12,5 ц/га. Көнбагыш күрсәткечләре әйбәт. Әлеге культурага 132 мең гектар җир бирелгән. 

Шикәр чөгендере уңышын җыю дәвам ителә. Бүгенге көнгә 102 комбайн эштә. 30 проценттан артык уңыш җыелган. Барлыгы 827 мең тонна яңа уңыш җыелган. 

495 мең гектарда уҗымнар чәчелгән. 1 млн. гектарда туфракка ашламалар кертелгән. 

Марат Җәббаров ахырда искәрткәнчә, бүген республикада гадәттәгечә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Казанда моңа 15 мәйданчык, Чаллы һәм Зеленодольскта - 2 урын бирелгән. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ярминкәләр үткәрү яхшы гадәткә әйләнде. Ул шәһәр башлыкларын фермерларга сәүдә алып бару өчен шартлар булдырырга өндәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International