Татарстан Премьер-министры Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

“Кадерле ветераннар! Сезне Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм – өлкән яшьтә булуны искә төшерү түгел, ә бәлки фидакарь хезмәтегез, яшь буынны тәрбияләвегез, республика тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерү, һәр ветеранга аерым игътибар бирү көне ул.

Илебезнең төп байлыгы һәрвакыт кешеләр булды, аларның хезмәте һәм иҗади фикерләре, интеллект һәм профессиональ тәҗрибәләре иң зур казанышларда хәлиткеч көчкә әверелде, кешелеклелек һәм гражданлык батырлыклары һәм туган җирне ихлас яратулары киләчәк буыннарга юнәлеш булып тора.

Бик күп ветераннар, өлкән яшьтә булуларына карамастан, хәзергә кадәр актив рәвештә җәмәгать эшләре алып баралар, яшь буынга хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирәләр.

Без сезнең, республикабызның социаль-икътисады үсешендә мөһим бурычларны хәл иткәндә безгә таяныч булган, тәҗрибәгез һәм зирәклелегезне югары бәялибез.

Тагын беркат сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Тынычлык һәм муллык сезгә. Озак һәм бәхетле яшәгез. Бәйрәм белән кадерле дуслар!”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International