Татарстанда гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб тренировкалары башланды

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясенең барлык территорияләрендә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб тренировкалары уздырыла. Татарстанда өйрәнүләр иртәнге 6 да башланды. Бу чараларның барышын ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин контрольдә тота.

Тренировкалар 1-2 октябрьдә ике этапта уза. Тренировкалар кысаларында ТР янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү буенча комиссия утырышы узды. Бу чара Татарстанның беренче вице-премьеры рәислегендә барды.

Казанда гражданнар оборонасының муниципаль хезмәтләренең үрнәк тренировкалары узды. Республика башкаласында тренировкалар үткәрү өчен унлап төрле объектлар файдаланылды.

Беренче көндәге тренировкалар нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар уздыруга хезмәтләрнең әзерлеге югары бәяләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International