Татарстан Премьер-министры һәм Кырым Республикасы Министрлар Советы рәисе төбәкара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Кырым Министрлар Советы рәисе Юрий Гоцанюк төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Очрашуда хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре каралды, алар арасында төзелеш, торак-коммуналь комплекс, юл хуҗалыгы, агросәнәгать комплексы, сәламәтлек саклау, санаторие-курорт ялы бар.

Кырым делегациясе вәкилләре Татарстанның сәнәгать мәйданчыклары инфраструктурасын камилләштерү, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, медицина кадрларын әзерләү һәм сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү, Бердәм исәп-хисап үзәген булдыру өлкәсендәге тәҗрибәсе белән кызыксындылар.

Очрашуда ТР Премьер-министры  урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР хезмәт, мәшьгуллек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International