Алексей Песошин Сычуань губернаторы Инь Ли әфәндене Татарстанга чакырды

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Кытайның Сычуань провинциясе губернаторы Инь Ли белән очрашты.

Очрашу Ченду шәһәрендә "Бер пояс – бер юл" проекты кысаларында узды.

Очрашу барышында Сычуань провинциясе губернаторы Инь Ли Татарстан делегациясе әгъзаларын сәламләп, форумда Алексей Песошинның катнашуы тугандаш төбәкара мөнәсәбәтләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләде.

Үз чиратында, ТР Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Татарстан Хөкүмәте исеменнән сәламләде һәм форумга чакырулары өчен рәхмәт белдерде.

Алексей Песошин Татарстанның географик һәм икътисади өстенлекләре, аның күпмилләтле халкы һәм үсеш алган сәнәгате, машина төзелеше, химия һәм нефть химиясе өлкәләре турында сөйләде.

ТР Премьер-министры Сычуань провинциясе губернаторы Инь Ли әфәндене  Татарстанга чакырды.

“Хөрмәтле Инь Ли әфәнде, сезне һәм Сычуань провинциясе делегациясен, республикабызның туристик һәм инвестицион потенциалы белән танышу һәм безнең регионнар арасында уртак хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләрен карау өчен, Татарстан Республикасына чакырам”, - диде ул.

Инь Ли әфәнде бу чакыруны бик теләп кабул итүен белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International