Алексей Песошин Россия Регби федерациясенең Югары Советы утырышында катнашты

2019 елның 18 октябре, җомга

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүгә килде. Килүенең төп максаты – Россия Регби федерациясенең Югары Советы утырышында катнашу иде.

Искә төшерәбез, Алексей Песошин Россия Регби федерациясенең Югары Советы әгъзасы булып тора, шулай ук Татарстанның Регби федерациясен җитәкли.

Россия Регби федерациясенең Югары Советы утырышында җыелма команда тренерларының эше канәгатьләнерлек дип табылды.

Россия ир-атлар җыелма командасы тренерларының эше канәгатьләнерлек дип танылды, диде Россия Регби федерациясенең Югары Советы утырышы рәисе Игорь Артемьев.

Утырышта шулай ук регби чараларының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International