Татарстан комиссиясе “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә ике яңа проектны гамәлгә ашыруны хуплады

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестиция советы һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссиянең уртак утырышында катнашты.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда катнашучылар ике яңа инвестиция проектын карадылар.

“Союз” компаниясе “Чистай” ТОСЭР территориясендә пирожное җитештерү буенча кондитер фабрикасы төзү проектын тәкъдим итте. Компания эчке базарга һәм экспортка юнәлеш алган. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 125 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

“Элтех” компаниясе Чистайда электротехник эшләнмәләр җитештерү буенча завод төзү проектын тәкъдим итте. Проект кысаларында 44 эш урыны булдыру планлаштырыла.

Ике инвестиция проекты да комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International