Алексей Песошин “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

2019 елның 2 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Казан” агросәнәгать паркындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде.

Быел авыл хуҗалыгы ярминкәләре Татарстанда 14 сентябрьдә башланды һәм 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казанда 15 мәйданчыкта уза, Чаллы һәм Яшел Үзәндә ярминкәләр уздыру өчен 2 мәйданчык бүлеп бирелгән.

ТР Премьер-министры сәүдә рәтләрен карады, продукциянең ассортименты белән танышты һәм сатучылар белән аралашты. Агросәнәгать паркына Әлки, Саба, Нурлат, Аксубай, Арча һәм Кукмара районнары җитештерүчеләре үзләренең продукциясен алып килгән.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре товарларның бай ассортиментын, шул исәптән бәрәңге һәм яшелчә, ит, балык, сыр, он, ярма, май, бал, йомырка, сөт продуктлары, шикәр комы һ.б. продукция тәкъдим итте.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча республика ярминкәләренә 1,3 млрд сумга продукция китерелгән. 2019 елда язгы ярминкәләрне дә исәпкә алып, 737 млн сумга продукция китерелгән. Ел азагына кадәр тагын 9 ярминкә уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International