Алексей Песошин cалым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Хөрмәтле коллегалар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – РФ Салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Салым органнары хакимиятнең ныклы терәге, икътисади куркынычсызлык гаранты, иң заманча формалар һәм эш алымнарын куллана торган көчле структура булып тора, дәүләт алдында торган катлаулы бурычларны хәл итә.

Россия Федерациясе салым органнарында җаваплы, югары һөнәри әзерлеккә ия һәм үз эшенә бирелгән белгечләр хезмәт итә, дип зур ышаныч белән әйтергә мөмкин.

Салым органнары хезмәткәрләренең компетентлыгы һәм һөнәри осталыгы дәүләтнең салым сәясәтен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Дәүләт бюджетының тулылануы, эшкуарлык активлыгы, инвестицияләр климаты һәм илебез икътисадының тотрыклылыгы сезнең игътибарыгызга, үҗәтлегегезгә һәм закон бозулар белән килешмәвегезгә бәйле!

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, барлык эшләрегездә һәм салым системасын ныгытуда яңа уңышлар телим!

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International