Алексей Песошин 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләрен алуга 15нче ачык конкурс лауреатларына дипломнар тапшырды

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Бүген 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләрен алуга 15нче ачык конкурс лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы булды.

Бүләкләү тантанасы “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды.

Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, “Россия сыйфат системасы” коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Максим Протасов катнашты.

ТР Премьер-министры бүләкләү тантанасын ачып, сыйфат өлкәсендә премия оешмаларны дәүләт тарафыннан стимуллаштыруның, җитештерелә торган продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүнең нәтиҗәле чарасы булып тора,  дип искә төшерде.

“Хәзерге икътисади шартларда көндәшлеккә сәләтле булу өчен, базардагы үзгәрешләргә оператив төстә җавап бирергә, яңа инновацион алымнар кулланырга, идарә процессларын, продукцияне һәм хезмәт күрсәтүләрне базарга чыгару стратегиясен камилләштерергә кирәк”,- диде Алексей Песошин.

Аның сүзләренчә, 2019 елда Татарстан Хөкүмәте лауреатлар саны буенча лидер иде. Республиканың өч оешмасы әлеге конкурста җиңүче булды. Алар – “КАМАЗ” ГАҖ, “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖ һәм “Татнефть- кадрлар әзерләү үзәге”.

Максим Протасов тантаналы чарада катнашучыларны сәламләп, кыскача сыйфат өлкәсендә Россия һәм халыкара премияләр турында сөйләде.

Алга таба ТР Премьер-министры конкурс лауреатларына призлар һәм дипломнар тапшырды.

Быел 17 компания конкурс лауреатлары һәм дипломантлары булды.

Конкурс грамоталарын ТР Премьер-министры урыынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тапшырды.

Тантана тәмамланганда Алексей Песошин һәм Максим Протасов “Россия сыйфат системасы” оешмасы белән Татарстан Хөкүмәте хезмәттәшлеге турында Килешүне гамәлгә ашыру буенча Чаралар планын (“юл картасын”) имзаладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International