9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

БМО генераль ассамблеясе карары белән ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Төп максат – барлык илләр һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын шушы проблемага җәлеп итү.

Безнең ил, коррупциягә каршы торуны камилләштерү буенча тиешле чаралар күреп, дәүләтләрнең коррупциягә каршы тору системасын көчәйтү, аның масштабларын һәм аяныч нәтиҗәләрен киметү омтылышларын хуплый.

Республикада “2015-2022 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” программасы буенча чаралар үткәрелә. Анда республика һәм федераль дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнаша.

Республикада коррупция күренешләрен кисәтү һәм киметү максаты белән республика хакимияте органнары эшчәнлегенең халык өчен ачыклыгы һәм үтемлелеге тәэмин ителә, аларның элемтәләре гражданнар җәмгыяте белән ныгытыла, җәмәгатьчелекнең коррупциягә каршы активлыгы стимуллаштырыла.

Республика хакимияте органнарында ышаныч телефоны эшли, гражданнарның коррупция турындагы һәр мөрәҗәгате җаваплы кешеләр тарафыннан карала, тикшерү чаралары уздырыла.

Татарстанда коррупциягә каршы көрәш чаралары мәгълүмат чаралары белән тәэмин ителә. Җәмгыятьтә коррупциягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру өчен “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында ай саен эфирга “Коррупциясез Татарстан” телетапшыруы чыга. Ел саен республика ММЧда коррупциягә каршы юнәлештә 4000 материал бастырыла.

Татарстан – көчле үсеш алган төбәк. Ләкин икътисадтагы барлык казанышлар коррупциягә каршы хәлиткеч көрәштән башка мөмкин түгел. Ышанам, республиканың киләчәктәге уңышлары һәр гражданның принципиаль позициясеннән тора.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International