Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу турыда оешманың сайтында хәбәр ителә.
Хисап-сайлау җыелышында җәмгыять әгъзалары Ләйлә Фазлыева кандидатурасын хуплады. Ул бу вазифада ТР Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевны алмаштырды.
Җыелышта Бөек Ватан сугышында һәлак булган ТАССРның Лаеш районында туып үскән Александр Игнатьев туганнарына мәрхүмнең медальонын тапшырдылар. Аны эзтабарлар Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең “Ржев. Калинин фронты. 2019” истәлек вахтасы вакытында тапкан.