Алексей Песошин: Фәкыйрьлек дәрәҗәсен ике тапкыр киметү бурычы 2024 елга хәл ителергә тиеш

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елда икътисадта уңай динамика тәэмин ителде, һәм актив икътисади үсеш сакланды. Төп капиталга инвестицияләр күләме 2018 ел дәрәҗәсендә бәяләнә - 630,0 млрд сум.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бу мәгълүматларны бүген  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең  “Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар” темасы багышланган йомгаклау утырышында җиткерде.  

Бу чара Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең укыту-методика үзәге мәйданчыгында узды (Казан).

Утырыш башланыр алдыннан махсуслаштырылган күргәзмәне карадылар.

Коллегия утырышы ачылышы кысаларында 2019 елда ведомство эшчәнлегенә багышланган фильм күрсәтелде.

Шулай ук коллегия утырышында РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов катнашты.

Төп докладны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ясады.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча хезмәт хакы 37 мең сум күләмендә көтелә. Уртача айлык хезмәт хакы күләме буенча Татарстан Идел буе федераль  округы төбәкләре арасында тотрыклы рәвештә лидерлар арасында.

2019 елда 40 программа гамәлгә ашырылды, гомуми финанслау күләме - 40,0 млрд сумнан артык. Агымдагы елда гомуми финанслау күләме - 50,0 млрд сумнан артык булган 50 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Татарстанда 2019 елда планлаштырылган барлык социаль проектлар да тормышка ашырылды.

2024 елга кадәр ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметү бурычы тормышка ашырылырга тиеш, аның буенча бернинди каршылыклы фикер булырга мөмкин түгел. Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә республикабызда агымдагы елда балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа төрле чаралары кертелде.

Татарстандагы балалы гаиләләрнең күпчелеге гамәлдә булган социаль ярдәм чараларын белмәү сәбәпле, дәүләт ярдәменнән файдалана алмый. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм “Татмедиа” агентлыгына бу хәлгә аерым игътибар бирергә кушты.

Фәкыйрьлек дәрәҗәсен ике тапкыр киметү бурычы 2024 елга хәл ителергә тиеш, диде Алексей Песошин.

Ул шулай ук ассызыклаганча, балалар тууны арттыру бурычы – муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыкларының иң мөһим бурычларының берсе.

Моннан тыш,  Премьер-министр барлык тармак министрлыкларына Дәүләт хезмәт инспекциясен һәм прокуратура органнарын да җәлеп итеп, халыкка тиешле хезмәт хакларын түләүне дә контрольдә тотарга кушты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International