Татарстан һәм “Россия тимер юллары” 2020-2022 елларга тимер юл транспорты өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүне имзалады

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм  һәм “Россия тимер юллары” ААҖ 2020-2022 елларга тимер юл транспорты өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүне имзалады.

Документка  ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм “Россия тимер юллары” ААҖ  филиалы - Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун имзаларын куйды.

Имзалау тантанасы бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.

Документ кысаларында тимер юл транспорты өлкәсендә үзара хезмәттәшлек фаразлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International