Татарстан Республикасында 2020 елның 25 гыйнварына 149,2 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 5%ы

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасында 2020 елның 25 гыйнварына 149,2 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 5%ы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин (хәзер – Россия Федерациясе төзелеш министрының беренче урынбасары) хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, быел төбәктә 50 программа гамәлгә ашырылачак.

Социаль ипотека программасы буенча (2019 елдан калган объектларны да исәпкә алып) 2020 елга инвестицион программа 273,6 мең кв. м торакны файдалануга тапшыруны күз алдында тота, бу – 4 мең 970 фатирлык 130 йорт.

Җир кишәрлекләрен һәм инженер инфраструктурасы белән тәэмин итү өлешендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды объектларын әзерләү буенча: җир кишәрлекләре барлык объектларга да рәсмиләштерелгән; барлык объектлар буенча да төзелешкә рөхсәтләр бирелгән (шул исәптән хәбәрнамәләр дә); барлык объектлар да проект-смета документациясе белән тәэмин ителгән.

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. 91 йорт әзер диярлек (70%-100%); уртача әзерлектә 62 йорт (30%-70%); 24 йортта эшләр күп әле (0%-30%).

2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 25 гыйнварга 15,6 мең кв. м мәйданда 120 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган.

2020 елда барлыгы 728 гаиләне торак белән тәэмин итү карала, 1 млрд 189,2 млн. сум күләмендә. Шулардан 600е ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, шулар арасыннан булган затлар; 46 күп балалы гаилә, 47 яшь гаилә; 28 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльче.

Моннан тыш, 2020 елда күп фатирлы йортларга капремонт программасын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми мәйданы 4,5 млн. кв. метр булган 788 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. Программада 40 район катнаша (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International