ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров: Татарстан 2020 елгы чәчү кампаниясенш әзер

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

Язгы чәчү кампаниясенә әзерләнү барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республикада чәчүлекләр мәйданнары узган елдагы кебек була - 2,8 млн гектар, ләкин структурасы үзгәрәчәк. Якынча ун процентка көнбагыш һәм шикәр чөгендере мәйданнары киметелә. Илдә  шикәр импортны чикләнгәнгә күрә, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы аны чәчү мәйданнарын 20 %ка киметергә тәкъдим итә. 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, язгы кыр эшләренә 25 млрд сумнан артык акча кирәк, ягъни бер гектарга 8 мең сум тирәсе. Шуның 8,2 млрд сумы минераль ашламаларга, 3,2 млрд сумы орлыкларга, 4,5 млрд сумы үсемлекләрне саклауга, ягулыкка һәм запас частьларга - 7,8 млрд сум тирәсе китәчәк. Эш хакы күләме - 1,6 млрд сум, калган чыгымнар - 3 млрд сум. 

Марат Җәббаров сүзләренчә, уңыштан берече акчалар кергәнче, бу август ае тирәсе, әйләнеш өчен 30 млрд сумга якын акча кирәк. Шактый өлеше үз акчалары хисабына каплана.Сөт терлекчелеге хуҗалыкларының финанслары күпкә яхшырак. 

Бюджет ярдәме кысаларында апрель ахырына кадәр хуҗалыкларга 4 млрд сум акча бирү күздә тотыла.

Кирәкле акчаларның бер өлешен (10 млрд сумнан артык) заем акчалары исәбеннән каплау планлаштырыла. Кредит оешмалары арасында Россельхозбанк, Ак Барс Банк, ВТБ банкы, Саклык банкы бар. Бер заемщикка лимит 600 млн сумга кадәр билгеләнгән (процент ставкасы 5 процентка кадәр).

Марат Җәббаров билгеләгәнчә, ашламаларга чыгымнар чәчү кампаниясе чыгымнарының өчтән бер өлешен тәшкил итә. Ашламаларны җитәрлек туплаган районнар: Тәтеш, Зәй, Сарман, Саба районнары. Ә Кайбыч, Питрәч, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Әгерҗе районнарында ашламалар җитәрлек түгел. 

2020 елгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 меңнән артык чәчкеч, 680 чәчү комплексы эшлиячәк. Техника 1 апрельгә әзер булырга тиеш. Республикада тракторларның 70 %, культиваторларныд 75 %, чәчкечләрнең 75 %, комбайннарның 35 % төзекләндерелгән.

Рөстәм Миңнеханов янә шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүгә игътибар итәргә өнәдәде. "Бу эш урыннары, авыл халкы иминлеге", - диде Татарстан Президенты. 

Ул исәкәрткәнчә, ярлылык белән көрәшү программалары халык байлыгын арттыруга юнәлдерелгән, гомумән кеше тормышы сыйфатын арттыруга юнәлтелгән. 

Шулай ук ул авылларда хезмәт хакы дәрәҗәсен тикшерергә кирәк дип саный. "Хезмәткәргә я түләмиләр, я 12-15 мең сум гына түлиләр, ансы да вакытында түләнми, шунда ярлылык була да инде", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International