Рөстәм Миңнеханов Россиядә Литва илчесе Ренатас Норкус белән очрашты

2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе
Бүген очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФдә Литва Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ренатас Норкус белән Россиянең бер төбәге буларак, Тататарстан һәм Литва Республикаларының товар әйләнеше артуы һәм үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Исегезгә төшерик, Ренатас Норкус җитәкчелегендә Литва делегациясе - эшлекле сәфәр белән Казанда (2012 нче елның 21-22 нче ноябре).

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бүген Литва һәм Татарстан сәүдә партнерлары буларак, бер-берсенә карата кызыксыну булуын белдерде. Ул кыскача Литва делегациясе вәкилләрен республикадагы социаль-икътисади вәзгыять белән таныштырды, барлык икътисди күрсәткечләр тулы күләмдә башкарылуын билгеләде.

“2013 нче елгы Универсиада шәһәрне уңай якка үзгәртәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без шулай ук Казанның тарихи үзәген тәртипкә китерәбез, бу башкаланың инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырачак”.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Литва өчен товар әйләнешен арттыру мөһим булуын белдерде. Ул 2007 нче елда сәүдә әйләнеше якынча 282 миллион АКШ доллары булса, 2011 нче елда ул 35 миллион АКШ доллары булган. “Безгә барлык потенциалыбызны кулланырга кирәк, - диде ТР Президенты. – Татарстан продукциясенең якынча 50 процентын экспортка чыгара”.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында “Холдинговая компания “Ак Барс” ААҖнең Литва компаниясе белән хезмәттәшлеген уңай бәяләде. “Без укыту үзәгенең – шундый компания филиалының республикада ачылуы яклы”, - диде ул.

РФдә Литва Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ренатас Норкус Россиянең динамик рәвештә үсә торган төбәкләрнең берсе буларак, ТРда булырга теләгәнлеген белдерде. Ул илчелек буенча үз хезмәттәшләре белән таныштырды һәм делегация составына Литва бизнесы вәкилләре керүен хәбәр итте. Бу, аерым алганда, заманча халыкара стандартлар кысаларында гражданнар авиациясе пилотларын укыту белән шөгыльләнә торган компания; автокомпрессорлар һәм автомобильләр өчен башка детальләр әзерләү буенча завод җитәкчелеге һ.б.

Ренатас Норкус бүген Россия белән Литва арасында товар әйләнешенә бәйле начар булмаган нәтиҗәләр билгеләнүен әйтте.

“Без төбәкләр белән мөнәсәбәтләрне үстерергә ниятлибез, чөнки илнең киләчәген төбәкләр ясый, - дип белдерде илче. – Һәм Татарстан безгә лидерлар-төбәкләрнең берсе буларак, кызыклы, хәзер хезмәттәшлек өчен юнәлешләр табу мөһим”.

Уртак проектлар өчен кызыклы булган тармаклар арасында ул сәнәгать, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, туризм һ.б. атады. Илче фикеренчә, логистика өлкәсендә дә үзара багланышлар өчен яхшы мөмкинлекләр бар.

Ул Клайпед сәүдә порты мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итте, “Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай” транспорт юлы ТР территориясе аша үтәчәк.

Ренатас Норкус “КАМАЗ” ААҖ Литва территориясендә үз җитештерү урынын ачу карары кабул итүен хәбәр итте. “Без Россия инвесторларын җәлеп итү яклы, - диде ул. – Безнең республика Россия бизнесы өчен Европага капкалар була ала”.

Ренатас Норкус шулай ук Литвада якынча 3 мең кешедән торган татар диаспорасы булуын хәбәр итте.

Алга таба кыскача үз предприятиеләре турында делегация - Литва бизнесы вәкилләре сөйләде. Алар ТР территориясендә проектлар үстерергә уйлауларын белдерделәр. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов автокомпрессорлар җитештерү предприятиесе җитәкчелегенә “Мастер” Кама индустрия паркы мәйданы мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International