Алексей Песошин “МТС” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “МТС” компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, “МТС” ГАҖ вәкилләре Руслан Ибраһимов, Игорь Егоров катнашты.

Очрашуда компаниянең төбәк территориясендәге алдагы үсеше белән бәйле, республика халкын һәм “МТС” ГАҖ хезмәтләреннән файдаланучыларны сыйфатлы кәрәзле элемтә белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

ТР Премьер-министры һәм компания җитәкчелеге вәкилләре шулай ук Татарстан территориясендә өстәмә база станцияләре төзү мөмкинлеге турында сөйләште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International