Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Премьер-министры кубогына янгын-коткару спорты буенча XVI Бөтенроссия ярышларын ачты

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Бүген Казанда ТР Премьер-министры кубогына янгын-коткару спорты буенча XVI Бөтенроссия ярышлары ачылышы узды. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Рөстәм Нигъмәтуллин һәм ТР гражданнар оборонасы гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнашты.

Рөстәм Нигъмәтуллин ассызыклаганча, Татарстанда спортның барлык төрләрен үстерүгә зур игътибар бирелә.

Рафис Хәбибуллин республика җитәкчелегенә министрлыкка ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде.

ТР Премьер-министры кубогына ярышларда 500 кеше катнашачак. Төп приз өчен Россия Федерациясе субъектларының һәм Россиянең МЧС уку йортларының 25 спорт командасы көрәшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International