15 февраль – Ватаннан читтә хезмәт бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне

2020 елның 15 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән татарстанлыларны котлады.

15 февральдә илебез Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтә.

“Бу көнне без Ватаныбыздан читтә төрле елларда хезмәт бурычы буенча хәрби конфликтларны җайга салуда катнашкан барлык гражданнарга хөрмәт күрсәтәбез. Алар Ватанга хезмәт итү бурычларын үтәү үрнәге буларак, хәрби батырлык, профессионализм һәм үзара ярдәмләшүне тулысынча күрсәттеләр.

Сугыш кешеләр язмышы, аларның йөрәкләре аша уза, онытылмас эз калдыра. Хәрби бурычны үтәгәндә кайнар нокталарда 25 мең кеше һәлак була. Без бу кораллы каршылыкларда туганнарын һәм якыннарын, ирләрен һәм балаларын, ышанычлы дусларын һәм иптәшләрен югалткан кешеләрнең югалту кайгысын уртаклашабыз. Ватан өчен һәлак булганнарны искә алабыз, әйләнеп кайтканнарга хөрмәт һәм дан!

Бүген без һәлак булганнарның гаиләләре, ветераннар - хәрби вакыйгаларда катнашучыларга көндәлек кайгырту һәм игътибар күрсәтү өчен барысын да эшләргә тырышабыз.

Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән сугышчыларның уникаль тәҗрибәсе безнең көннәрдә дә - Кораллы көчләрдә һәм хокук тәртибе органнарында, дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларда, шулай ук яшьләрне ватанпәрвәрлек, гражданлык һәм Ватанга намуслы хезмәт итү рухында тәрбияләү эшендә дә кирәк.

Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән татарстанлыларны ихлас котлыйм, сезгә һәм туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, күтәренке рух һәм иминлек телим”.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International