Алексей Песошин: Чаллы - зур сәнәгать үзәге

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бүген Чаллы – үсеш алган социаль һәм шәһәр инфраструктурасы булган зур сәнәгать үзәге. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллы шәһәр Советының 2019 елга йомгак ясауга багышланган утырышында хәбәр итте. Анда шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Чаллы зурлыгы буенча республикада икенче шәһәр һәм республика икътисадына зур өлеш кертә. Шәһәр торак төзелеше буенча республика рейтингында икенче урында тора (узган ел автошәһәрдә 310 мең квадрат метр торак төзелгән).

Чаллы тулай территориаль продукт күләме буенча 3 урында, үзе җитештергән товарны җибәрү күләме буенча 4 урында. Шәһәрнең тулай территориаль продуктында кече һәм урта бизнес өлеше ел нәтиҗәләре буенча 37% тәшкил итте. Зур икътисадлы шәһәр өчен бу яхшы нәтиҗә.

Агымдагы елда торак төзелеше өлкәсендә алда зур эшләр тора. 350 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылырга тиеш. Моннан тыш, “Безнең ишегалды” программасы кысаларында быел шәһәрдә 205 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла (барлыгы программада 653 ишегалды).

Алексей Песошин ассызыклаганча, демография тормыш сыйфатының мөһим күрсәткече булып тора. Автошәһәрдә бу күрсәткеч республикада иң яхшылардан санала.

Чаллы белем бирү сыйфаты буенча да алдынгылар рәтендә. Шәһәр мәктәпләрендә БДИ нәтиҗәләре төп фәннәр буенча уртача республика нәтиҗәләреннән югары.

Утырыш азагында ТР Премьер-министры ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Шулай ук Алексей Песошин Наил Мәһдиев белән күргәзмә карадылар, аның кысаларында шәһәрдә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру белән танышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International