Ләйлә Фазлыева санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышын уздырды

2020 елның 13 марты, җомга

ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

Киңәшмәдә ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Казан башкарма комитетының беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Гүзәл Шакирова катнашты.

Киңәшмә барышында Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча коронавирус таралу белән көрәш буенча республика штабы тарафыннан агымдагы елның 15 апреленә кадәр махсус санитар-эпидемиология режимы кертү турында карар кабул ителде. Ул күп халык катнашында чаралар уздырганда чикләүләрне үз эченә ала. Халыкара спорт чараларын уздыру көннәре күчерелде. Спорт матчларына да аерым чикләүләр кагыла. Барлык даими уеннар тамашачылардан башка уздырылачак.

ТР Президенты йөкләмәсе кысаларында мәдәни чаралар шулай ук соңрак вакытларга күчерелде.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов тарафыннан дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен чит илләргә командировкаларга җибәрмәү турында карар кабул ителде. Бүген Ләйлә Фазлыева әлеге күрсәтмәне республика предприятиеләре җитәкчеләренә һәм барлык эш бирүчеләргә җиткерде. Командировкада булган очракта кайткач 14 көн карантинда булу кирәк.

Ләйлә Фазлыева шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау мөһимлегенә аерым игътибар итәргә чакырды: көн дәвамында кулларны даими юып торырга, көн саен душта юынырга, эштә бүлмәләрне җилләтергә, кеше күп булган урыннарда һәм транспортта битлекләр кияргә.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, хезмәткәрләрдә беренче симптомнар күренгән очракта өйләренә җибәрергә кирәк. “Без хезмәткәрне өенә җибәрсәк, ул хастаханәгә бармый, ә табибны өенә чакырырга тиеш. Әлбәттә, сәламәтлек саклау системасына артык зур эш булачак, ләкин безнең башка юлыбыз юк”, - дип ассызыклады ул.

ТР вице-премьеры билгеләгәнчә, республика җитәкчелеге татарстанлыларны чит илләргә чыгудан тыелып торырга чакыра. Барлык короновирус очраклары теркәлгән территорияләрдән кайтучылар  Роспотребнадзор хезмәткәрләренә үзләренең кайда һәм кайчан булулары һәм кайтулары турында хәбәр итәргә тиешләр. Моның өчен республикада тәүлек дәвамында кайнар линия булдырылган: +7(843) 296-02-24. Авыру симптомнары булган очракта (температура, күкрәктә авырту һәм баш авыртканда) мәҗбүри рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International