ТР икътисад министры Мидһәт Шәһиәхмәтов: Агымдагы вакыйгалар белән бәйле хәвеф-хәтәрләрне киметү буенча Чаралар планы әзерләнде

2020 елның 13 марты, җомга

Татарстан Республикасы Хөкүмәте агымдагы вакыйгалар белән бәйле хәвеф-хәтәрләрне киметү буенча Чаралар планын әзерләде. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры Мидһәт Шәһиәхмәтов хәбәр итте.

ТР икътисад министры сүзләренчә, План икътисади һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә юнәлтелгән. Якын арада документ расланачак.

Тиз мәгълүматлаштыру һәм Татарстан предприятиеләренең федераль ярдәм программаларында катнашуы буенча эшләр бара.

Республика ярдәм чаралары анализлана, аерым алганда, Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программасы буенча.

Республика халкын бик кыйммәт булмаган азык-төлек товарлары һәм базарларны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү максатларында  авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырылачак, аларда җирле җитештерүчеләрнең товарлары тәкъдим ителәчәк.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге, РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлеге ягыннан социаль түләүләр үз вакытында түләнсен өчен контроль көчәйтелгән.

Шул рәвешчә, республикада кирәк булганда үз вакытында һәм оператив чаралар кабул итү өчен икътисади һәм социаль өлкәләрдәге хәлләрне  мониторинглау һәм күзәтү буенча координацияләнгән эш оештырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International