ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров: Игенчелектә бөтен эшебез сөрүлекләр нәтиҗәлеген һәм гектар табышлылыгын арттыруга юнәлдерелгән

2020 елның 14 марты, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөрүлекләр нәтиҗәлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Марат Җәббаров сүзләренчә, яз иртә килгәнгә күрә, кыр эшләре дә иртә башлана ала. Аерым алганда, уҗымнарны ашларга инде ике район чыккан - Актаныш һәм Чистай районнары. 

Планлы режимда орлыклар, ашламалар, чәчүлекләрне саклау чараларын әзерләү эше бара. "Игенчелектә бөтен эшебез сөрүлекләр нәтиҗәлеген һәм гектар табышлылыгын арттыруга юнәлдерелгән", - диде Марат Җәббаров. 

Республикада эрозиягә каршы, агроурман мелиорациясе, туфракның тулы деградациясен булдырмас өчен аның уңдырышлылыгын саклау һәм тулыландыру чаралары үткәрелә.

«Биологик чаралар куллану һәм минераль ашламалар кертү нәтиҗәсендә тулаем алганда вазгыять тотрыклы төс алды», - дип искәртте Марат Җәббаров.

Кайбер районнар 10-15 ел буе шактый мәйданнарны тикшермәгән. Әгәр вазгыять быел уңай якка үзгәрмәсә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге районнарга игенчелек тармагы буенча бюджеттан күрсәтелгән ярдәмне чикләячәк, дип искәртте министр.

«Кертелгән ашламалар һәм туфрактагы файдалы микроорганизмнар эшләсен өчен билгеле бер шартлар кирәк, биредә туфракның оптималь кислоталылыгы төп шарт булып тора. Тулаем алганда, республикада ачы туфрак 1,4 миллион гектар, яки 42 процент мәйданны били. Республика программасы ярдәмендә без ел саен 60 мең гектардан артык җиргә известь кертәбез, бу сөрүлекләрнең деградацияләнүен булдырмаска мөмкинлек бирә», - диде Марат Җәббаров.

Министр искәрткәнчә, туфракка известь кертү буенча проект-смета документларын эшләүне тизләтергә кирәк. 2020 елдан субсидия рәвешендә ярдәм күрсәтеләчәк.

Чыгышының ахырында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры алдгы атнада чәчү эшләренә әзерләнү эшенә аеруча игътибар итәргә өндәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International