Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында традицион брифинг 17 мартта дистацион рәвештә узачак

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында традицион брифинг иртәгә, 2020 елның 17 мартында сәг.10да, дистацион рәвештә узачак.

Брифинг уздыруның яңа форматы ММЧ вәкилләре өчен уңайлы булу, һәм шулай ук короновирус таралуны кисәтү өчен файдаланыла.

Муниципаль районнар өчен брифинг видеоконференцэлемтә режимында трансляцияләнәчәк.

Брифинг “Россия Федерациясенең цифрлы икътисады” илкүләм программасын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру” темасына багышланачак. Төп спикер – ТР дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Журналистлар брифинг темасы буенча сорауларын Инстаграмда ТР Президенты матбугат хезмәте аккаунтларында (pressa.president.rt) һәм башка рәсми аккаунтларда бирә алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International