Татарстанда “ЛУКОЙЛ” 11нче социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы башланды

24 март 2020 ел., сишәмбе

Татарстанда “ЛУКОЙЛ” 11нче социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы башлануы турында хәбәр иттеләр. Бәйгенең төп максаты – актуаль социаль сорауларны хәл итүдә иҗтимагый оешмалар һәм җәмәгатьчелек башлангычларына ярдәм итү.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында читтән торып оештырылган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.

Быел конкурста Бөек Җиңүнең 75 еллыгына махсус “Бөек батырлык” номинациясе өстәлә.

Татарстанда конкурсны берничә ел “ЛУКОЙЛ” җәмгыятенә керүче “РИТЭК” ҖЧҖ һәм “ЛУКОЙЛ” хәйрия фонды уздыра “Конкурс республикада киң масштабларда билгеле”, - диде Ләйлә Фазлыева.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына яңа номинациядән тыш, конкурсның өч даими “Экология”, “Рухилык һәм мәдәният”, “Спорт” номинацияләре гамәлдә. “Быел грант фонды 25 млн сумнан гыйбарәт. Җиңүчеләр сентябрьдә игълан ителәчәк”, - диде вице-премьер. Ул бәйгегә гаризалар һәм проектлар дистанцион рәвештә кабул ителүен искәртте.

“РИТЭК” ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедов әйтүенчә, конкурска ихтыяҗ зур. “Халык аның ачылышын көтә, бәйге кайчан игълан ителәчәк дип шалтыраталар, кызыксыналар”,- диде.

Николай Нефедов “Бөек батырлык” номинациясе Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә ярдәм, хәрби-мемориаль комплекслар һәм мәктәп музейларын торгызу белән бәйле проектларны, яшьләрнең патриотик тәрбиясенә юнәлдерелгән инициативаларны күздә тотканын әйтте.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2020 елның 31 июленә кадәр кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования