Ләйлә Фазлыева: Республикада санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы чикләүләр дәвам итәчәк

2020 елның 3 апреле, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте йортында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча чираттагы брифинг узды.

Брифинг республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм интернет челтәрендә трансляцияләнде.

Анда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.

Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, бүген республикада тагын 6 кешенең коронавирус инфекциясе белән зарарлану очрагы расланган. Алар барысы да табиблар күзәтүе астында, барысының да хәле канәгатьләнерлек.

2020 елның 2 апреленнән РФ Президенты Указы белән Татарстан территориясендә 30 апрельгә кадәр үз-үзеңне изоляцияләү көннәре дәвам итәчәк.

Ләйлә Фазлыева ачыклаганча, республикада санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы чикләүләр дәвам итәчәк.

Сәүдә комплексларының, 100 кв метрдан артык мәйданлы кибетләрнең эшчәнлеге туктатылды.

100 кв метр мәйданлы азык-төлек кибетләре эшли.

Чикләү чаралары аптека, аптека складларына кагылмый.

Киләсе атнадан Татарстандагы барлык белем бирү йортлары дистанцион укытуны дәвам итәчәкләр.

“Бүгенге көндә балалар бакчасында кайбер кизү төркемнәре эшли. Киләсе атнадан республикада белем бирү оешмаларында дистанцион белем бирү башланачак. Боларның барысы да Россия Мәгариф һәм югары белем бирү министрлыгы һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланды”, - диде ул.

Марина Патяшина бүгенге көндә Татарстанда 25 кешенең коронавирус инфекциясе белән авыруы расланды, дип хәбәр итте. 21 очрак читтән алып кайтылган, 4 очрак авыру кеше белән контактта булган. Алар барысы да 20 – 46 яшьтәгеләр.

25 очракның алтысында авыру симптомнарсыз уза.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында өйдә чыгуга рөхсәт алу өчен булдырылган SMS-сервис бүгенгә 170 мең мөрәҗәгать кабул иткән.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, бүгенге көндә үз-үзеңне изоляцияләү режимына бәйле рәвештә хәрәкәт итү турында SMS-сервисы тулысынча эшләнелеп беткән. “Ул халыкка кирәкле барлык мәгълүматны да җиткереп тора”, - диде спикер.

Рөстәм Заһидуллин 2020 елның 2 апреленнән РФ Президенты Указы белән төбәкләрнең үзләренә чикләү чаралары кертеләчәк территорияләрне билгеләү кирәк, дип искә төшерде.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасының барлык территориясендә чикләү чаралары кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International