Янгынга каршы режим: Татарстан Республикасы территориясендә 10 апрельдән учак кабызу, коры үлән һәм чүп-чар ягу тыела

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында” темасына багышланган брифинг узды.

Брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары –  күзәтчелек һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Сергей Сергеев катнашты.

Брифинг видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук интернет челтәрендә трансляцияләнде.

Сергей Сергеев хәбәр иткәнчә, җылы һәм коры һава торышы килү белән янгын сүндерүчеләр өчен  кайнар чор башлана. Коры үлән һәм чүп-чар яндыру сәбәпле авыл җирләрендә, урман-парк зоналарында янгыннарның саны арта.

Ул быел коры чирәм, чүп яндырудан янгыннар аеруча күп чыккан шәһәр-районнарны атады. Казанда - 41, Чистай районында - 11, Әлмәт районында - 9, Түбән Кама районында - 8, Яшел Үзән районында - 7, Биектау районында - 5, Зәй районында 3 очрак теркәлгәнен әйтте. Барлыгы 14 мең квадрат метр мәйданда иң зур өч янгын Югары Ослан һәм Әлмәттә чыкканын искәртте.

Бакчачылык ширкәтләрен, халыкның күпләп ял итү урыннарын йөреп чыгар өчен янгын сүндерү, эчке эшләр органнары, җирле үзидарә хезмәткәрләре, үзирекле янгын сүндерүчеләрдән торган профилактик төркемнәр булдырылган.

“Махсус режим чорында республика территориясендә учак кабызу, коры үлән яндыру тыела. Шулай ук, урман янгыннары чыгу куркынычы зур булган торак пунктларда, бакчачылык биләмәләрендә, урманнар белән чиктәш булган ял итү урыннарында ачык утта ризык кыздырырга, пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый”, - дип кисәтте Сергей Сергеев.

Сергей Сергеев Министрлар Кабинеты карарында урманнарга якын урнашкан торак пунктлар билгеләнгәнен әйтте. 96 торак пунктта, 48 бакчачылык оешмасында утта ризык пешерү ярамый.

“Урман янгыннары куркынычы зур булган торак пунктларда, бакчачылык биләмәләрендә, урманнар белән чиктәш булган ял итү урыннарында ачык утта ризык кыздырырга ярамый. Урманнар белән якын булмаган торак пунктларда гына мангалларда ризык пешерергә рөхсәт”, - диде Сергей Сергеев.

Тик монда да кагыйдәләр бар: ризык утка чыдам җайланмада пешерелергә, корылмалардан биш метр ераклыкта булырга тиеш. Мангал кырыенда 2 метр радиуста коры үлән, янып китүчән чүп булмавы шарт. Учак сүндерелгәнче контроль булырга тиеш, аннары я туфрак, я су сибәргә кирәк.

Янгынга каршы махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар арта.

Гражданнарга ике мең сумнан алып дүрт мең сумга кадәр, вазифаи затларга унбиш мең сумнан утыз мең сумга кадәр, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче гражданнарга утыз мең сумнан кырык мең сумга кадәр, юридик затларга ике йөз мең сумнан дүрт йөз мең сумга кадәр күләмдә административ җаваплылык каралган.

“Бу чорда бәла-каза булдырмас өчен аеруча игътибарлы булырга кирәк”, - диде Сергей Сергеев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International