Сергей Шойгу Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы һәм машина төзү предприятияләре продукциясе белән танышты

2013 елның 5 феврале, сишәмбе
Бүген Казанда “Казан вертолет заводы” ААҖ административ бинасында Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу “Дәүләт оборона заказын үтәү һәм җиңел класслы вертолетлар сатып алу һәм алардан файдалану мөмкинлекләре турында ”киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян, “Россия вертолетлары” ААҖ генераль директоры Дмитрий Петров һ. б. катнаштылар.
Киңәшмә башланыр алдыннан Сергей Шойгу С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсенең һәм Казан вертолет заводының җыю цехларында булып кайтты. Шул исәптән, Казан вертолет заводында ул “Ансат”, МИ 17В-5, МИ38 һ. б. вертолет модельләре белән танышты.
С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе цехы территориясендә урнашкан экспозициядә Татарстан Республикасы оборона-сәнәгать комплексы һәм машина төзү предприятияләре продукциясе тәкъдим ителгән иде. Сергей Шойгуга “Сокол” тәҗрибә-конструктор бюросын тәкъдим иттеләр. “Сокол” тәҗрибә-конструктор бюросы – заман композицион материалларын кулланып пилотсыз оча торган аппарат. “Эникс” ААҖ белгечләре һава разведкасын алып бару комплексы турында сөйләделәр.
Горький исемендәге Яшел Үзән заводы директоры Ренат Мистахов РФ оборона министрына хәрби һәм гражданлык судноларын җитештерү турында сөйләде. Бүген заводның биш яңа кораб төзүе турында әйтте. Аның сүзләренә караганда, корабларны серияләп җитештерүне җайлау мөһим. 80 % хәрби корабларны завод РФ Оборона министрлыгы өчен төзи, дип билгеләп үтте Ренат Мистахов.
Алга таба үзләренең эшкәртмәләрен “Ростехнологии”- концерн “Радиоэлектрон технологияләр” Дәүләт компанияләренә керүче предприятие белгечләре тәкъдим итте ( “Радиоприбор”, “Электроприбор” һ. б. предприятияләре”).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International