Илдар Халиков РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты

2013 елның 29 марты, җомга
Демографик сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында бүген Ижевскида узган Россия Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында фикер алыштылар. Утырышны РФ Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды, анда Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Утырышны ачканда Михаил Бабич, Россия Президенты Владимир Путинның сүзләрен искә төшерде: “Безнең халыкның культурасында балаларга мәхәббәт гасырлар дәвамында салынган.Шуңа бәйле рәвештә безнең уртак бурычыбыз – Россиядә миллионлаган гаиләләр балалар турындагы хыялларын тормышка ашыра алсын өчен шартлар тудыру. Без гаиләләргә бала тәрбияләүгә комачаулаган каршылыкларны бетерергә тиешбез”.

Михаил Бабич хәбәр итүенчә,2007 елдан 2012 елга халыкның табигый кимүе Идел буе федераль округында алты тапкырга кыскарган. Шуның белән бергә округ төбәкләренең яртысында халыкның табигый артуы теркәлгән.

Гаиләләр алдында торган иң авыр социаль – икътисадый проблемаларның берсе – торак мәсьәләсе, дип белдерде М. Бабич. Икенче проблема –гаиләнең фәкыйрьлеге, бала туу гаиләнең матди хәлен шактый начарайта.
“Дәүләт гаиләне кайгыртырга, минималь табыш белән тәэмин итәргә тиеш”,-дип ассызыклады М. Бабич.

Идел буе федераль округындагы демографик хәл турында Удмуртия башлыгы Александр Волков чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, округның 9 төбәгендә 2025 елга кадәр демографик сәясәтнең дәүләт Концепциясен гамәлгә ашыру планнары кабул ителгән.

Утырыш барышында Совет әгъзалары демографик сәясәтнең иң актуаль мәсьәләләрен карадылар һәм аны яхшырту өчен төбәк хакимиятләре эшендә берничә өстенлекле юнәлешне билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International