ТР Чүпрәле районының яңа җитәкчесе итеп Александр Шадриков сайланды

26 апрель 2013 ел., җомга
Бүген Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров катнашты.

Көн үзәгенә Чүпрәле муниципаль районы башлыгын сайлау мәсьәләсе куелган иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков район башлыгы вазыйфасына Александр Шадриковны тәкъдим итте.
“Хәл итәсе мәсьәләләр бик күп. Язгы кыр эшләрен сыйфатлы башкарып чыгу зарур. “Чиста су” программасын гамәлгә куюны, ФАП, мәктәпләрне, торак һәм юллар, гаилә фермалары төзелешен һәм ремонтлауны дәвам итәргә кирәк. Яңа җитәкче ярдәме белән Чүпрәле районында бу эшләр башкарылыр дип ышанам”, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры Илдар Халиков.

Утырыш барышында Александр Шадриков район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан азат ителде һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы, шулай ук Чүпрәле муниципаль районы Советы рәисе итеп сайланды.

Александр Шадриков ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм районда яшәүчеләргә яхшы шартлар тудыру өчен барлык көчен куярга вәгъдә итте.

Белешмә өчен:
Александр Валерьевич Шадриков 1977 елның 1 гыйнварында Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Алёшкин-Саплык авылында туган.
1998 елда Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлый,физика һәм информатика укытучысы; 2006 елда Чуваш дәүләт университетын тәмамлый, юрист.
Чүпрәле районында Саклык банкында программист һәм инженер, ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының Чүпрәле районы икътисад бүлеге җитәкчесе,Чүпрәле районының Техник инвентаризация бюросы җитәкчесе.
2006 елның гыйнварыннан 2011 елның июленә кадәр Чүпрәле районы башлыгы урынбасары. 2011 елның июленнән 2012 елның гыйнварына кадәр Ульяновск шәһәре Засвияжский районы хакимияте башлыгы урынбасары, аннары Ульяновск шәһәре Засвияжский районы хакимияте башлыгы – шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары булган. 2013 елның гыйнварыннан – Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, аннары башкарма комитеты җитәкчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования