ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Лейпцигка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Z/Intec-2017» халыкара сәнәгать күргәзмәсенә барды. Күргәзмә Лейпциг ярминкәсе территориясендә узды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән Германиядә Татарстан Республикасы вәкиллеген ачу мөмкинлеге турында сөйләште. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Лейпцигка (ФРГ) эш сәфәре кысаларында узды. 

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лейпицгка (ФРГ) эш сәфәре кысаларында Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашты.  
Яклар хезмәттәшлекнең тупланган тәҗрибәсе кысаларында киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 
Станислав Тиллих, Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итеп, аны сәламләде һәм «Z/Intec-2017» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашканы өчен рәхмәт белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәре кысаларында Лейпцигта SpinLab – стартаплар акселераторы комбинатында булды. Бинаның гомуми мәйданы 100 мең кв.м. Эшчәнлекнең төрле өлкәләреннән 350дән артык арендатор бар монда: төрле һөнәрләр, сәнәгать һәм мәдәният өлкәләре.
Татарстан делегациясе өчен бизнес-акселераторны проект идарәчесе Бертрам Шульце тәкъдир итте. 

Бүген Германиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов BMW автоконцерны заводында булды. Татарстан Республикасы Президентын Саксония Юстиция министры Себастьян Гемков, Россиянең Лейпцигтагы Генераль консулы Вячеслав Логутов, башка рәсми затлар озата йөрде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International