ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2017 ел
сишәмбе

Иртәгә, 2017 елның 22 мартында, Татарстан Республикасына Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килә.

Казанда Михаил Бабич Идел буе федераль округында инвестицион климатны яхшырту, административ каршылыкларны киметү, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комиссия утырышын уздырачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Коръәннең сирәк нөсхәсен бүләк иттеләр. 

Ул Мәскәүдә эш сәфәрендә. 

Мөселманнарның изге китабын Рөстәм Миңнехановка Мәскәү эшкуарлары исеменнән Ильяс Мөслимов тапшырды. Чара Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2016 ел өчен Татарстан хакимияте органнары эшчәнлеге хисабы каралды.

Бу мәсьәлә буенча төп докладны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ясады.

Илдар Халиков 2016 ел нәтиҗәләренә күчкәнче, кыскача икътисадтагы хәлнең торышы турында сөйләде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасарлары Ирина Жачкина һәм Оксана Лут белән очрашты. 

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.  

Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.

Россиядә традицион еллык “ЛУКОЙЛ” ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы башланачак. Быел ул сигезенче тапкыр узачак, һәм оештыручылар аның шартларына кайбер үзгәртүләр кертергә булдылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышында катнаша. 

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин уздыра. 

Депутатлар 32 мәсьәләне карарга тиеш, шул исәптән федераль закон проектлары һәм республика закон проектлары. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шнайдер Электрик» компаниясе баш башкарма директоры урынбасары Эммануэль Бабо белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан Республикасы ягыннан анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов,   Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International