ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2017 ел
җомга

Бүген Иннополиста Росприроднадзорның йомгаклау коллегиясе кысаларында Россия Федерациясе Табигать байлыклары һәм экология министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Татарстан Республикасы һәм Красноярск крае арасында кар барсы популяциясен торгызу буенча дүрт яклы килешү имзаланды. Соңрак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә буенча эшче киңәшмә уздырды.  

Татарстан өчен табигатьтән файдалану өлкәсендә  контроль һәм күзәтчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук табигатькә тискәре техноген йогынтыны чикләү мәсьәләләре һәрвакыт өстен булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте (Росприроднадзор) коллегиясе утырышында хәбәр итте.

Чара Иннополиста узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Хлопонин, Росприроднадзор җитәкчесе  Артем Сидоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.

Татарстан калдыклар ягу заводы проектыннан без баш тартсак, инде беркайчан да калдыкларны утильләштерү проблемасын тиешенчә хәл итә алмаячакбыз. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста узган Росприродназор коллегиясе утырышында белдерде. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Хлопонин катнашты. 

Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин Казан (Идел буе) федераль университетында булды.

КФУның төп корпусы залында Александр Хлопонин экология, геология һәм нефть-газ технологияләре факультетлары студентлары белән очрашу уздырды.

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонинга “Платон” системасын кулланып авырлыкны автомат күзәтү белән каты коммуналь калдыклар (ККК) күчешен күзәтеп торучы комплекслы система проектын тәкъдим иттеләр.

Бу чара Казан Ратушасында узды.

"Казаноргсинтез" ГАҖ керемне 2020 елга 100 млрд. сумга кадәр җиткерергә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казаноргсинтез" ГАҖ акционерларының еллык җыелышыннан соң булган матбугат конференциясендә хәбәр итте. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  "Казаноргсинтез" ГАҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты. 

Чара акционерлык җәмгыятенең 2016 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланды. 

Төп доклад белән "Казаноргсинтез" ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, узган елда акционерлык җәмгыятенең финанс күрсәткечләре уңай булуын искәртте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International