ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Болгарда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше белән танышты һәм анда күчмә киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының административ советы  рәисе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, Россия ислам институты Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм бу объектларның инвестор-оешмалар вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның беренче вице-президенты Эсхак Җаһангири белән очрашты. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Тәһран шәһәрендә эшлекле сәфәрдә. Беренче вице-президентка очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтеп, Рөстәм Миңнеханов Иранның төньяк-көнбатышында көчле су ташуда кешеләр һәлак булу (14-15 апрель) сәбәпле кайгыны уртаклашу сүзләре җиткерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгълүмат-коммуникация технологияләре министры, Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Иран даими комиссиясе рәистәше Мәхмүд Вәези белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Леван Джагарян, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәһранга (Иран) эш сәфәре кысаларында Татарстан-Иран бизнес-форумында катнашты. 

Чара Иран Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. Анда Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Леван Джагарян, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм Иран эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.   

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Новгородта булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына ике көнлек эш сәфәре белән килде. 

Бүген Тәһран шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов эшлекле форумда катнашачак, анда сәүдә-икътисадый өлкәдә Татарстан-Иран хезмәттәшлеген үстерүнең өстенлекле юллары каралачак. 

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты илнең җитәкчелеге белән берничә рәсми очрашу уздырачак, аерым алганда, Иранның Беренче вице-президенты Эсхак Җаһангири һәм Мәгълүмат-коммуникация технологияләре министры, Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Иран даими комиссиясе рәистәше Мәхмүд Вәези белн очрашулар булачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International