ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашуы узды.

Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына республикадагы социаль-икътисадый хәл турында мәгълүмат бирде.   

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев адресына  Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан котлаулар килү дәвам итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевне Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелү белән котлады.

РФ Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевне Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелү белән котлады.

Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет дәүләт академия театры сәхнәсендә Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт бүләге ияләрен бүләкләү тантанасы узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры РТ Айрат Сибәгатуллин һәм башкалар катнашты. 

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 131 ел тула. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Г.Тукай скверындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды. 

2017 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2017 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турындагы киңәшмәдә республика финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе бүген ТР Министрлар Кабинетында узды. 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомтсволары, суд органнары вәкилләре, муниципаль районнар җитәкчеләре катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International