ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2017 ел
җомга

Бүген Мәскәү Кремлендә узган, РФ Хезмәт Герое алтын йолдызын тапшыру тантанасыннан соң, башкалабызга әйләнеп кайткан Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне “Казан” аэропортында зурлап каршы алдылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «РЭП Холдинг»та (Санкт-Петербург) булды.

«РЭП Холдинг» – Россиянең әйдәүче энергомашиналар төзүче, яңа буын энергетика җайланмалары җитештерүче һәм китереп торучы холдингы.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация әгъзаларын холдингның җитештерү мәйданчыгы – нефть-газ химиясе һәм энергетика тармагы өчен заманча җайланмалар җитештерүче «Невский завод» белән таныштырдылар. Цехлар буенча экскурсияне «РЭП Холдинг» президенты Таһир Нигъмәтуллин алып барды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург политехника университетында (СПбПУ) укучы Татарстан Республикасы студентлары белән танышты. 

Аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республиканың күп кенә сәнәгать предприятиеләренең белгеч-инженерларга ихтыяҗы бар, икътисадның барлык тармакларында да.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Петр Санкт-Петербург политехника университетының (СПбПУ) «Компьютер инжинирингы үзәге»ндә булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Санкт-Петербургта.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар өчен инжиниринг үзәге буенча экскурсия оештырылды, аның барышында үзәк вәкилләре үзәк  эшчәнлеге турында сөйләделәр. 

Бүген Мәскәү Кремлендә илнең биш гражданына дәүләт һәм халык алдындагы казанышлары өчен “Россия Федерациясе Хезмәт Герое” бүләген тапшыру  булды. Шулар арасында Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бар.

Бүген Санкт-Петербургка эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Климов" АҖ предприятиесендә булды. 

Әлеге предприятие - Россиядә газ-турбина двигательләрен эшләүчеләренең алдынгысы. Предиприятие "Миль" һәм "Камов" маркасындагы вертолетларна двигательләрне, истребительләргә реактив двигательләрне ясау һәм сервис хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнә. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш визиты белән килде. 

"Пулково" халыкара аэропортында аны Санкт-Петербург вице-губернаторы Сергей Мовчан, Санкт-Петербург политехник университеты ректоры Андрей Рудской һәм башкалар каршы алды. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International