ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2017 ел
шимбә

Болгар ислам академиясе дини тәгълиматчылар үзәге булырга тиеш. Болай булачагына шик юк, моның өчен бөтен шартлар тудырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Изге Болгар җыенында белдерде.

Җыенда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татартсан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Баш мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка мәртәбәле дәүләт эшлеклеләре һәм кунаклар катнаша.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев борыңгы Болгар шәһәренә эш сәфәре кылалар. Визитның төп максаты - Идел Болгарының рәсми рәвештә исламны кабул итүе көне уңаеннан бәйрәм чараларында катнашу. 

Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне истәлекле тарихи вакыйга – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан котлыйм.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International