ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Краснодарда эш сәфәрендә булды. Сәфәр сәбәбе - Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында катнашу. Чара Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә "Чемпион" укыту-күнекмәләр заллары комплексында узды. 

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама шәһәрендә булды, анда Химиклар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Бу бәйрәмдә шулай ук ТР вице-премьеры –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сименс" компаниясе президенты Джо Кэзер белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты. 

Татарстанда җәй көне ял итүчеләрнең саны 3610 кешегә арткан. Барлыгы быел 218 мең бала ялга җибәреләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Куба Республикасы Татарстанның иң мөһим икътисади партнерларының берсе. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Куба Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсия белән очрашуда хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International