ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2017 ел
җомга

Евразия икътисади берлегенә кергән илләр өчен сәнәгать, энергетика, агросәнәгать комплексы өлкәләрендә киртә һәм чикләүләрне бетерү турында бүген Хөкүмәтара совет утырышында сөйләштеләр. Ул Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков Казан шәһәрендәге очрашу йомгаклары буенча Беркетмә имзаладылар. 

Тантана Казан ратушасында Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендәге Бәйсез Дәүләтләр Бергәлеге хөкүмәтләре башлыклары Советы утырышы тәмамлаганнан соң узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәйсез  Дәүләтләр Берлеге хөкүмәтләре башлыклары Советы утырышында катнашты. 

Чара Казан ратушасында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә узды. 

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Казан Ратушасына  Бәйсез Дәүләтләр Берлеге хөкүмәтләре башлыклары Советы утырышында катнашу өчен килде. РФ Хөкүмәте Рәисен Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов озата йөрделәр.

Татарстан башкаласына Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов эш сәфәре белән килде.

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International