ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лиссабонга (Португалия) ике көнлек эш сәфәре белән килде.

Эш сәфәре кысаларында (2017 елның 29-30 мае) Рөстәм Миңнеханов Португалия җитәкчелеге вәкилләре белән очрашачак, «Португалия – Татарстан» эшлекле форумында катнашачак, анда, Россиянең алдынгы төбәге буларак, Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк, тагын Татарстан Республикасы Президенты Taguspark фәнни-технологик паркына барачак.   

 

Татарстанда Финанс оешмаларының өлеш кертеп алданганнарына һәм акча кертүчеләренә республика ярдәм фонды булдырылачак. ПУ-447 номерлы Указга бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза салды.  

Документта билгеләп үтелгәнчә, фонд «Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кредит яисә бүтән финанс оешмалары эшчәнлегеннән зыян күргән затларга,шулай ук намуссыз төзелеш алып баручылар гамәлләреннән (гамәл кылмавыннан) зыян күргән затларга ярдәм оештыру» максатларында булдырыла.

Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган түгәрәк өстәлдә Татарстан сәнәгатенең төп тармакларын үстерү проблемалары һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе Сергей Жигарев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында WorldSkills Russia-2017дә Татарстан җыелма командасы чыгышы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы уздырылды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International